Фикер алышу темасы очраклы гына сайланмаган, анда Нурлат районында мәдәният өлкәсен үстерү перспективалары һәм авыл яшьләренең үсеш проблемалары каралды. Бүген, 6 майда, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән очрашты. Очрашу барышында алар авыл яшьләре үсеше турында фикер алыштылар. Әңгәмәдә бүгенге көндә актуаль булган иң кискен мәсьәләләр яңгырады. Шулай итеп, очрашуда катнашучылар берничә проблеманы билгеләделәр:
мәдәният өлкәсенә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм күрсәтү;
районда мәдәният учреждениеләре, китапханәләр челтәре үсеше перспективаларын ачу һәм аларны тиешле дәрәҗәдә тоту.
Район башлыгы, үз чиратында, Нурлат районында авыл яшьләрен һәм мәдәниятен үстерү өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп үтте. Очрашу ахырында Алмаз Сәлимович район башкарма комитетына авыл яшьләре белән даими рәвештә, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышып, җирлекләрдә очрашулар үткәрергә күрсәтмә бирде. Моннан тыш, авыл яшьләре белән мондый чараларга район һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, шулай ук республикадан төрле структуралар вәкилләрен дә чакыру мөһимлеге ассызыкланды.
Моннан тыш, очрашуда Нурлат районында, Казанда Сабантуй уздыру һәм Мордовиядә узачак Федераль Сабантуйда катнашу мәсьәләләре дә каралды.