"Җиңү диктанты -2020" җиңүчеләре арасында Нурлат гимназиясе укучысы да бар

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Нурлат гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Азалия Бикташева шушы көннәрдә «Җиңү диктанты» Бөтенроссия тарихи акциясенең төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Узган ел коронавирус чикләүләре кертелү сәбәпле, бүләкләүләр булмады. Шуңа да җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр быелгы Җиңү көне алдыннан тапшырылды.

«Мин бу диктантка озак әзерләндем, төрле материалларны өйрәндем. Әзерләнергә миңа тарих укытучысы Наталья Анатольевна Захарова бик булышты, моның өчен рәхмәт аңа», – дип сөйләде  Азалия.

Җиңүчеләргә грамоталар белән бергә «Бердәм Россия» партиясеннән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. 2020 елда "Җиңү диктанты" икенче тапкыр уздырылды. Аны үткәрү инициаторлары -«Бердәм Россия» партиясе, Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International