Нурлатта авария хәлендәге гаражлар торган территория төзекләндерелә

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Самаренкин урамында хуҗалар үз гаражларын сүтеп алды, хәзер бу территория төзекләндерелә.

Бүген җирләрне рекультивацияләү эшләре әле күптән түгел генә гаражлар торган, ләкин вакыт узу белән аларның күбесе җимерелгән урында башланды. Мондый гаражларны хуҗалары үзләре сүтте.

«Санитар-экология икеайлыгы кысаларында биредә территорияне чистартыла, чүп-чар җыештырыла», - диде Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов.

Бүген эшкә керештеләр. "Хәзер монда 3 экскаватор, 10 КамАЗ эшли. Кирпеч калдыкларын, чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарабыз. 9 майга кадәр барлык эшләрне дә тәмамларбыз дип ышанам", - диде шәхси эшмәкәр Рәзил Мөхетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International