Нурлат бердәмроссиялеләре партиянең «Җиңү бакчасы» акциясенә кушылды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Алар Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Зардиновның өй алдындагы бакчасына 60 төп петуния чәчәкләре утыртты. Сугыш ветераны Фатыйх Зардинов ялгызы гына үз йорты белән яши. Тик аңардан беркайчан дап кеше өзелми. Әле күптән түгел генә ул үзенең 95 еллык юбилее уңаеннан кунакларны кабул иткән иде, хәзер Җиңү көне алдыннан аның йорты бер дә буш тормый, күпләр аны бәйрәм белән котлый һәм җылы теләкләрен белдерә. 9 Май алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе активистлары һәм яшьгвардиячеләр аның янына чиләк-көрәк һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән килүенә Фатыйх Нуретдин улы бераз гаҗәпләнде дә.

-Без быел да «Җиңү бакчасы» партия акциясенә актив кушылдык. Ветераннарга зур шатлык бүләк итүче бик матур проект бу. Быел менә Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Нуретдинович янына килдек. Шәһәр Советында «Бердәм Россия» депутаты Николай Блинов чәчәкләр белән бик теләп булышты. Утырту өчен без ак һәм кызыл төстәге петунияләрне сайлавыбыз очраклы түгел. Чөнки ак төс тыныч  аяз күк йөзен, ә кызыл чәчәкләр җиңүне символлаштыра.

Җәй буе ветеран бакчасы чәчәкләргә күмелеп утырачак, – дип билгеләп үтте шәһәр Советы депутаты, җирле бүлекчә башкарма секретаре Ралия Ханеева.

Кунаклар, озакка сузмыйча, тиз арада эшкә кереште. Нурлат аграр техникумында укучы яшьгвардия әгъзалары казып түтәлләр ясады, шунда ук җирле бүлекчә башкарма комитеты белгечләре, партия активистлары туфракны тигезләп чәчәкләр утыртты.

Соңрак барысы бергә чәчәкләргә мул итеп су сиптеләр. Ветеран исә болдырга чыгып  яшьләрнең җитез эшен күзәтте. Ул инде ничә ел бу түтәлләргә чәчәкләр утырта алмаган, ә бүген исә кыска гына вакыт эчендә өй алдындагы бакчасы шундый матурлык белән тулды.

- Бик хөрмәтБакчам чәчәк белән тулды. Бу чәчәкләр җәй буе миңа Җиңү көне турында хәтерләтеп, көч биреп торачак, - диде Фатыйх Нуретдин улы, чын күңелдән шатланып. Яшьләргә карап, ветеран, әлбәттә, яшьлеген дә искә алды. Кызганычка каршы, яшьлеге бик авыр елларга туры килгән. 17 яшендә фронтка алалар, 1944 елдан 1 Балтыйк буе фронтының 235 нче укчылар дивизиясе составында сугыша, өч тапкыр яралана. Сугыштан соң да 1949 елга кадәр хезмәт итә. Ралия Йосыфхан кызы ветеранга җылы теләкләрен җиткереп, «Бердәм Россия» партиясеннән матур бүләк тә тапшырды. Бу көннәрдә районда яшәүче 11 Бөек Ватан сугышы ветераны  партиядән шундый бүләкләр ала. "Җиңү җакчасы" акциясе кысаларында да чаралар әле дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International