Җиңү көне алдыннан Нурлат районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләк тапшыралар. Бүген шундый миссия белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Зардиновның өендә булды. Руслан Хәлил улы бүләкләрне тапшырганда, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм тыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен ветеранга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Фатыйх Нурдиновичка сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде. Фатыйх ага 1943 ел ахырында 17 яшендә армиягә алына. 1944 елдан 1 Балтыйк буе фронтының укчылар дивизиясе составында укчылар отряды командиры вазыйфасында сугыша. Өч тапкыр яралана. Җиңүне Балтыйк буенда каршы алды. Сугыштан соң 1956 елга кадәр хәрби карьерасын дәвам итә. Фатыйх Нуретдин улы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.