Бөек Җиңү көне алдыннан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Петрович Лебедевны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Алмаз Сәлимович фронтовикка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр, шулай ук шәһәрнең 2нче номерлы мәктәбе укучылары язган хатны тапшырды.
Александр Петрович тумышы белән Биләр-Күл авылыннан, фронтка 1944 елның җәендә алына. Ул вакытта аңа 17 яшь тә тулмаган була. Кара диңгез флотында Севастопольдә 355нче батальонда сапер булып хезмәт итә. Румыния, Болгария азат итүдә катнашкан. Яраланган. Бөек Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Александр Петрович, күптән түгел авырып алса да, күңел күтәренкелеген югалтмый. Һәр яңа көнне зарядкадан башлый, аннары йөрү белән шөгыльләнә – урамга чыгу мөмкинлеге булмаса, фатирда 2 километр ара уза. Җирле яңалыклар белән кызыксына, газеталар укый, телевизор карый.
Тормыш иптәше Вера Максимовна белән 68 ел бергә гомер итеп, 4 балага гомер бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә ветеран ялгызы гына яши, әмма балалары, оныклары һәм оныкчыклары һәрчак янында. Оныкчыкларының балалары тууы - Ветеран өчен зур шатлык, димәк нәсел дәвам итә.
"Мин әле карт түгел, менә 100не тутыра алсам, аннары бәлки картайырмын»,– ди ветеран елмаеп.