Футбол буенча район чемпионаты быел 6 команда катнашында узачак. Нурлат муниципаль районының футбол буенча чемпионаты физик тәрбия коллективлары командалары арасында старт ала. Быел чемпионатта катнашу өчен 6 команда – «АТП», «Интер-Иглай», «Спартак», «Түбән Нурлат», «Факел» һәм «Легион»заявка бирде.
Чемпионат 16 майдан башлана һәм август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Уеннар Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркының шәһәр стадионында 2 әйләнештән 5әр турдан торачак.