"Восток" СПСК рәисе республика конкурсында җиңүче булды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Марсель Сабиров «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы рәисе» дип танылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы»  республика конкурсларына йомгак ясалды.

Конкурска кертелгән 191 катнашучының 100е грантка ия булды. Җиңүчеләр арасында «Восток» СПСК рәисе Марсель Сабиров та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International