Нурлатта предприятие, учреждение һәм оешма коллективлары арасында спартакиада тәмамланды

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Мини-футбол буенча ярышларның йомгаклау  уеннары «Тулпар» спорт сараенда узды.

Быел предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында узган спартакиада спортның 10 төре буенча туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы билгесе астында узды. Команда әгъзалары волейбол, чаңгы ярышлары, кул көрәше, шахмат һ. б. ярышларда актив катнашты.

Мини-футбол буенча ярышларда 6 команда катнашты: «Нурлатнефть» НГДУ, Нурлат җылылык челтәрләре, Нурлат УТТ, мәгариф бүлеге, Нурлат район үзәк хастаханәсе, «ТНП-Зюзеевнефть».

Нәтиҗәдә җиңүне «ТНП-Зюзеевнефть» командасы яулады, икенче урында – «Нурлатнефть» НГДУ, өченчедә – Нурлат УТТсы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International