Нурлатта «Георгий тасмасы-2021» Бөтенроссия акциясе старт алды

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

«Форпост» һәм «Бердәм Россия» нең «Яшь гвардия» үзәге активистлары тасмалар, шулай ук тасманы дөрес тагып йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тараталар. Быел Бөтенроссия акциясе офлайн-режимда уза. Аграр техникум студентлары – «Форпост» һәм «Бердәм Россия» нең «Яшь гвардиясе» активистлары беренче тасмаларны шәһәр стадионында «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы призларына уздырылган җиңел атлетика эстафетасында катнашучыларга тараттылар. "Форпост" үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Резедә Елауркина билгеләп үткәнчә, Георгий тасмаларын шәһәр урамнарында тарату 9 Майда-Җиңү көнендә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International