КФХ башлыгы Али Алиев быелгы уңышка зур өметләр баглый

2021 елның 2 мае, якшәмбе

Төрнәс авылында үз эшчәнлеген алып баручы Али Алиев крестьян-фермер хуҗалыгында быелгы чәчү эшләренә яңа техника белән керешкәннәр.

Али Бураганович фермер эшенә җиде ел элек керешкән.

Озак еллар хезмәт куйган спирт заводын япкач, игенчелек белән шөгыльләнергә булдым, – дип уртаклашты ул. Авыл хуҗалыгы буенча махсус һөнәри белемем булмаса да, җитәкче урыннарда алган тәҗрибәм эшне бөтен тәвәккәллек белән оештырырга мөмкинлек бирде. Барысын да яңадан башладым. Төрнәс территориясендә 3 иске, ярымҗимерек склад, иске техника сатып алдым, ындыр табагын ремонтладык...

Бүген аның хуҗалыгында тулысынча яңартылган авыл хуҗалыгы техникасы басып тора.

Узган ел гына да ул тракторлар, төрәнле культиваторлар, 20 млн сумлык тырмалар кайтартты, быел басуга күптән түгел генә сатып алынган яңа куәтле комбайн чыгачак.

“Эш башланганда, әлбәттә, старт капиталы булу яхшы, - дип уртаклашты Алиев. Юк икән, хуҗалыкны аякка бастыру, эшне җайга салу өчен зур тырышлык, хезмәт һәм вакыт таләп ителә. Иң мөһиме, беренче уңышсызлыктан соң кулларыңны төшермәскә. Халык хәзер күбрәк зарланырга күнеккән. Ә бит авыл хуҗалыгы юнәлешендә куркусыз файдаланып була торган уңайлы программалар бар. Алар ярдәмендә сатып алабыз, төзибез, эшлибез. Фермер 1600 гектар мәйданда көзге бодай, арпа һәм көнбагыш игә, тагын бер өлешен парга да калдырган. Бу атнада хуҗалыкта арпа чәчүне төгәллиләр, көнбагышны чәчүгә май аенда, салкыннар тәмамланганнан соң керешергә планлаштыралар. Дым каплату максатыннан аның өчен билгеләнгән 400 гектар җирне тырмалап чыкканнар. Моннан тыш, Али Бураганович ындыр табагыннан ерак түгел тагын 6 гектар җирне арендага алырга планлаштыра. Фермер киләсе елда биредә механикалаштырылган ашлык киптерү бинасын төзергә планлаштыра.

-Ике елдан терлекчелек белән дә шөгыльләнергә планлаштырам, - диде ул, шуңа бәйле рәвештә. Бу-бүгенге көн таләбе. Бу чәчү әйләнеше таләпләрен үтәү, азык культуралары игә башлау өчен дә кирәк.

Моннан тыш, икенче һәм өченче сортлы бөртеклеләрне чистартканнан соң, үз терлекләренә азыкны, арзан бәядән сатуга караганда, кулланырга мөмкин, дип саныйм. Өстәвенә, Төрнәстә терлекчелек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек – басулар уңдырышлы, көтүлекләр яхшы. Элегрәк «Нурлат-информ» хәбәр иткәнчә, Алиев крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге, яңартылган техника паркы белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин та танышкан иде. Ул фермерның киләчәккә планнары белән кызыксынды, җирләрне рәсмиләштерү буенча күрсәтмәләр бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International