Бүген кич "Театр" скверында яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада нурлатлыларны сәламләргә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин килде. Ул җыелучыларны әлеге истәлекле дата белән котлады, иң җылы теләкләрен җиткерде. Чара бүләкләү белән дәвам итте. «Коммунальник» идарәче компаниясен төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министрлыгы дипломы белән бүләкләделәр. Шулай ук биредә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт куючы нурлатлыларны район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Шундый ук бүләкне газ сәнәгатенең, ягулык-энергетика комплексының иң яхшы хезмәткәрләре, шулай ук 125 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре алды. Үзәк мәйданда уен һәм интерактив мәйданчыклар эшләде, фотосурәткә төшәргә теләүчеләр өчен тематик фотозона оештырылды. Чараны җирле сәхнә осталарының концерт номерлары бизәде.