Шушы көннәрдә Урта Камышлы мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.
Шахмат сатып алу һәм почмакны бизәүдә авыл җирлеге башлыгы Валентина Вафина һәм «Бердәм Россия»партиясеннән авыл җирлеге депутатлары ярдәм күрсәттеләр.
"Укучылар һәм укытучылар безнең мәктәптә шахмат зонасы ачылуга бик шат. Безнең үтенечкә җавап биргәннәре һәм шахмат зонасын оештыруда булышканнары өчен авыл җирлеге башлыгына, шулай ук җирле үзидарә депутатлар корпусына зур рәхмәт әйтәсе килә», – ди Урта Камышлы урта мәктәбе директоры Валентина Гаврилова.