Нурлатлыларны район үзәк хастаханәсенең май бәйрәмнәрендә эш режимы белән таныштырдылар

2021 елның 1 мае, шимбә

Май бәйрәмнәренә карамастан, Нурлат район үзәк хастаханәсе эшен дәвам итә. Дөрес, эш графигы бераз үзгәрде.

Стационар тәүлек буе эшли торган режимда эшли.

Сырхауханә түбәндәге график буенча эшли:

  • COVID-19га каршы вакцинация ясау кабинеты 2021 елның 1 маеннан 2021 елның 10 маена кадәр календарь буенча атнаның барлык көннәрендә 8дән көндезге13.00 сәгатькә кадәр эшли.
  • 2021 елның 3, 4, 5, 6, 7, 8 маенда сырхауханәдә дежур терапевт, педиатр, вакытлыча эшкә яраксызлык листокларын чыгару, функциональ диагностика кабинеты (ЭКГ), рентгенология кабинеты, лаборатория 08.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.
  • 2021 елның 3, 5 һәм 8 маенда сырхауханәдә дежур терапевт, хирург, акушерлык кабинеты, хирург-стоматолог, терапевт-стоматолог 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.
  • Процедура кабинеты 2021 елның 1 маеннан 2021 елның 10 маена кадәр календарь буенча атнаның барлык көннәре 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли.
  • Патологоанатомия бүлеге 2021 елның 3,5,7,10 маенда 08.00 дән 13.00сәгатькә кадәр эшли.

Табиблар амбулаторияләре (Мамык, Яңа Әлмәт, Иске Чаллы), ФАПлар эшли.

-2021 елның 3, 5 һәм 8 май көннәрендә 8.00. сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Балалар сөт кухнясының эше киләсе тәртиптә оештырылачак:

2021 елның 1, 2, 6 һәм 7 май көннәрендә 8.00-17.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International