Иске Әмзә авылы халкы Беренче Май бәйрәменә бердәм булып өмәгә чыкты

2021 елның 1 мае, шимбә

Өмә авыл зираты территориясендә оештырылды.

Иске Әмзә халкы, шулай ук авылдан чыккан кешеләр матур традиция буенча авыл зиратын җыештыру буенча зур өмә оештырдылар. Чарада катнашкан 50дән артык кеше зиратны коры-сарыдан, коелган яфраклардан чистарттылар, чүп-чар чыгардылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл халкы ел саен игелекле эшкә актив кушыла. Уртак көч белән ел дәвамында зират территориясендә чисталык һәм тәртип саклана.Быел өмә изге Рамазан ае белән дә туры килде, бу бигрәк тә катнашучыларда аерым хисләр уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International