Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшинның яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы

2021 елның 1 мае, шимбә

1 май көнне тынычлык, хезмәт һәм бердәмлек символлаштыручы яз һәм хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Беренче Май белән без, традиция буенча, иң яхшы үзгәрешләргә, тыныч, бәхетле һәм тотрыклы тормышка өмет баглыйбыз.

Нурлатлылар һәрвакыт бердәм, фидакарь булып эшли, уртак максатка ирешү өчен көчләрен берләштерә, бары тик хезмәт кенәактив, иҗади, шатлыклы тормышны чын мәгънәсе белән тулыландыра, балаларның бәхетле киләчәген һәм олыларның тыныч картлыгын гарантияли.

Хөрмәтле нурлатлылар, кадерле якташлар!

Май аеның беренче көнендә ягымлы кояш сезнең тормышыгызны яктыртсын һәм яңа хезмәт казанышларына рухландырсын. Сезгә тынычлык, күңел күтәренкелеге, күңелдә мәңгелек яз телим.

Эш көннәрегез иҗади һәм нәтиҗәле булсын, хезмәт нәтиҗәләре канәгатьләнү китерсен, ә яллар күңелле һәм файдалы үтсен.

 

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International