Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары арасында «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы узды. Быел традицион спорт чарасы районның 90 еллыгы билгесе астында узды. Хәтта көчле җил һәм вак яңгыр да Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең «Дуслык» газетасы призына традицион җиңел атлетика эстафетасында катнашучыларга комачауламады. Дөрес, быел катнашучылар азрак иде. Стартка Нурлат районы башкарма комитеты, Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе һәм Яшь гвардиячеләр белән «Нурлат-информ» җыелма командасы чыкты. Традиция буенча җиңел атлетика эстафетасына матбугат ветераннары, штаттан тыш хәбәрчеләр һәм актив әбүнәчеләр чакырылган иде. Эстафета башланганчы «Нурлат-информ» хезмәткәрләре район газетасына язылуны оештырдылар, биредә үк газетаның яңа номерын сатып алырга, «Нурлат-информ»ның Instagram банннеры янәшәсендә фотога төшәргә дә мөмкин иде. Биредә үк «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардиясе» һәм «Форпост» үзәге әгъзалары «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында тасмалар тараттылар. Эстафетаның тантаналы ачылышында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Нурлат-информ» җитәкчесе Резеда Гиняева сәламләделәр. Нурлатта газета призларына җиңел атлетика эстафетасы бай тарихка ия – традиция 80нче елларда ук башланып киткән. Кызганычка каршы, күпмедер вакытка традиция онытылып торган. Һәм менә соңгы дүрт елда оешма, учреждение һәм предприятие коллективлары йөгерү сукмакларында газета кубогы өчен көрәшәләр.Быел кубокны спорт мәктәбе командасы яулады. Башкарма комитет-икенче, журналистлар һәм яшьгвардиячеләр җыелма командасы-өченче урында.
-«Нурлат-информ»ның җиңел атлетика эстафетасында һәр елны катнашабыз. Быел да, һава торышына карамастан, ул безгә яхшы кәеф бүләк итте. Оештыручыларга рәхмәт, - дип билгеләп үтте Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе тренеры Илсур Нәбиуллин.
Барлык катнашучылар да оештыручылардан – «Нурлат-информ» һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән бүләкләр алды. Гомумән алганда, спорт чарасы катнашучыларга бик күп якты мизгелләр, җиңү шатлыгы, шулай ук Беренче май кәефе бүләк итте.