Нурлат яшь юл йөрү инспекторлары яңа җиңүләр белән сөендерә

2021 елның 1 мае, шимбә

Кичә шәһәрнең 9нчы мәктәбенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының зона этабында катнашты. Конкурста Чистай, Алексеевск, Әлки, Спас, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарыннан барлыгы 8 команда катнашты. Яхшы әзерлек, җитезлек һәм зирәклекләре  нәтиҗәсендә балалар 3 нче урынга лаек булды, шуның белән финалга юллама алды. Ярышларга балалар җитәкчеләре Гөлия Галләмова җитәкчелегендә әзерләнде. «Укучыларым әзерлек эшләренә зур җаваплылык белән карыйлар, без практик күнекмәләрне дә эшләдек, теоретик материалны да кабатладык. Һәр катнашучының тырышлыгы нәтиҗәсендә без уртак җиңүне яулый алдык", - дип билгеләп үтте Гөлия Илгиз кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International