Баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова җыелучыларга коронавирус, аның төп симптомнары турында җентекләп сөйләде. Ул битлек кию, дезинфекция чараларын куллану кагыйдәләрен аңлатты, авыру кискенләшү чорында социаль дистанцияне саклау кирәклеген искә төшерде. Баш табиб Айдар Сәгъдиев үз чыгышында вакцинацияләүгә төп басым ясады.
Шунда ук вакцинацияләүнең мобиль пункты оештырылды, анда барлык катнашучылар да табиб-терапевт тарафыннан карап тикшерелде һәм прививка ясауга кертелде.