Бүген, Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә, шәһәрдә язгы ярминкә оештырылды, шуңа күрә Кооператив урамында иртәдән бирле зур җанлылык күзәтелде. Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы продуктларын төрледән-төрлесен сатып ала алды.
«Ярминкә турында «Дуслык» газетасының кичәге саныннан укып белдем, - дип уртаклашты Флюра Садретдинова. - Һәрвакыт киләм, продукция чиста, үзебездә үстерелгән. Җирле җитештерүчеләрнең сөт һәм ит продукциясен рәхәтләнеп алам, бик ошый. Менә Якты Күлдә үстерелгән кыярлар сатып алдым әле».
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар арзан бәядән үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим итте. Пасха алдыннан куличлар да сатып алырга була иде. Әйтик, Богдашкинодан Алевтина Михайлова ярминкәгә әнисе Елена Ивановна пешергән куличлар алып килгән.
"Әни аларны үзенчәлекле рецепт буенча пешерә, аларны безнең туганнар һәм танышларыбыз бик яратып ашый. Менә шәһәрдәшләребезне дә сыйларга булдык, - диде ул.
Әмма яңа өлгергән кыяр һәм помидорлар аеруча популяр булгандыр, аларны Урта Камышлы һәм Якты Күл шәхси хуҗалыклары тәкъдим итте. "Помидор уңышын җыю инде тәмамланып килә", - дип уртаклаштылар Ильиннар. Биредә җирлектә үстерелгән помидорның килограммын 280 сумнан сатып алырга була иде.
Иртә таңнан ассортимент һәм бәяләр белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин та танышты. Ул сәүдә рәтләре буйлап узды, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары, фермерлар белән аралашты.
«Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре, барыннан да элек, өлкәннәргә ярдәм итү өчен бик мөһим, чөнки алар өчен бәяләрне аз гына гына киметү дә зур әһәмияткә ия. Ярминкәләр шулай ук авыл халкы, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары өчен дә файдалы, бу аларга үз гаилә бюджетына тулыландыру мөмкинлеген бирә. Нурлат продукциясе башкала ярминкәләрендә дә бик популяр. Казанлылар һәм башкала кунаклары нурлатлыларның килүен һәрчак көтеп ала» – дип уртаклашты Алмаз Сәлимович.