2021 елның 19 апреленнән 28 апреленә кадәр Нурлатта тонировкаланган пыялалы транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән профилактик акция узды. Бу вакыт эчендә автоинспекторлар автомобильләре артык «тонировкаланган» белән булган машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән рейдлар үткәрде.
"Профилактик акция барышында тонировка ябыштыру буенча 39 хокук бозу очрагы ачыкланды. Исегезгә төшерәбез, пыялаларның артык караңгы булуы үтәкүрүчәнлекне начарайта һәм хәрәкәт куркынычсызлыгына тискәре йогынты ясый», – дип кисәтә Нурлат автомобильчеләрен районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.