Нурлатлылар яшьләр инициативалары форумында актив катнашты

2021 елның 30 апреле, җомга

Комиссиягә Нурлатның инициативалы яшьләреннән 17 проект тәкъдим ителде.

29 апрель көнне “Грани” мәдәни-ял үзәгендә яшьләр инициативалары форумының муниципаль этабы узды. Нурлат яшьләре үзләренең иң яхшы инициативаларын тәкъдим итте, республика гранты ярдәмендә алар үз проектларын тормышка ашыра алачак.

Нурлат яшьләренең идеяләрен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының территорияләр белән эшләү секторы мөдире Илнур Сәгыйтов тыңлады.

Аның белән бергә тәкъдим ителгән инициативаларны жюриның башка эксперт әгъзалары да карады: район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова һәм “Нурлат-информ” АҖ филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева.

Нурлат яшьләре лаеклы эшләп килүче һәм эшләнә торган проектлар күрсәтте. Форумда барлыгы 17 проект тәкъдим ителде.

Форум ахырында Илнур Газинур улы егет-кызларга яшьләр проектларын һәм инициативаларын республика күләмендә сайлап алуда уңышлар теләде.

 

Чара яшьләр форумында катнашучыларның барысына да исемле сертификатлар һәм истәлеккә фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International