Кичә Халыклар Дуслыгы Йортында Нурлат районының яшь педагоглары форумы булып узды.
Анда эш стажы биш елдан артмаган балалар бакчалары мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре, шулай ук аларның остазлары катнашты.
Чарада катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина сәламләде. Форумның беренче яртысында яшь педагоглар коллегалары алдында кызыклы һәм файдалы мастер-класслар күрсәтте, шуннан соң төрле тренинглар, психологлар белән эшләү, тәҗрибәле укытучыларның актуаль темаларга чыгышлары узды.
Форум бүләкләү белән тәмамланды.