Алар өлкән яшьтәге гражданнарның йорт яны участокларында һәм йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштыралар.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары санитар-экологик икеайлыкка беренче көннәрдән үк кушылдылар. Тимерьюлчылар микрорайонындагы гражданнар сугышы корбаннары һәйкәле территориясен тәртипкә китерделәр, паркларда һәм җәмәгать киңлекләрендә өмәләр оештырдылар. Бу гына да түгел. Өмә кысаларында күп кенә беренчел бүлекчәләр шәһәр һәм район авылларында яшәүче ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә дә ярдәм итү мөмкинлеге тапканнар. Шулай итеп, партиялеләр бакчаларны җыештырдылар, корыган куакларны, яфракларны җыеп алдылар, түтәлләр казыдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күрсәтелгән ярдәм адреслы булды, өлкән яшьтәге гражданнар арасында сугыш чорын кичергән кешеләр дә бар. Әйтик, Нурлат шәһәрендә яшәүче Мария Алексеевна Максимова – сугыш ветеранының тол хатыны, соңгы елларда сәламәтлек белән күп проблемалар кичергән, партия һәм яшьгвардиячеләр тарафыннан аңа күрсәтелгән ярдәм бик урынлы булган. Ул үз ярдәмчеләренә – «Мәктәп» микрорайоны беренчел бүлекчәсе вәкилләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде. «Бердәм Россия» акциясенә Якушкино, Гайтән, Биккол, Тумба, Бикүле, Әлмәт, Колбай-Мораса, Елаур, Фома, Камышлы һәм башка башлангыч бүлекчәләрдә дә актив кушылганнар. “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, акция бөтен санитар-экологик икеайлык дәвамында дәвам итәчәк. Алар Нурлат районы халкын аңа кушылырга чакыра, чөнки бу ярдәм, олыгайган кешеләр үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр өчен бик тә кирәк.