Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 1 маенда метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 1 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
төнлә көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе;
- көндез һәм кич (18 сәгатьтән) 22 сәгатькә кадәр. урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, яшен...
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшьнәгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспот чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез.
Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлек җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмаса яхшы, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм"101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.