Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан 9 нчы номерлы шәһәр мәктәбендә "Җиңү - Ватан өчен!" парады узды.
Патриотик чара, асылда, 9 Майда шәһәр мәйданында уза торган төп парадка генераль репетиция булды.
-Без парадны фашизмны җиңгән барлык сугышчыларга, үз көчләрен һәм тормышларын кызганмыйча, дәһшәтле сугышларда Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап кала алган батырларга багышлыйбыз, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә мәктәп директоры Гөлнара Исхакова.
Яшь армиячеләрнең отрядлары, үз командирлары җитәкчелегендә, төз адымнар белән атлап, чараның кунаклары - район хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе ярдәмчесе Марат Абдрахманов, ТР ДОСААФ җирле оешмасының Нурлат җирле идарәсе рәисе Радик Гыйниятуллин, Әфганстанда сугыш инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Чәчәк Газизова һ.б. алдында бердәм тезелеп парад белән үтте. Тантаналы марштан соң кунаклар яшь армиячеләргә мөрәҗәгать иттеләр. Очрашу төрле юнәлешләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән актив укучыларны бүләкләү белән тәмамланды.