Сезгә дә торак шартларын ничек яхшыртырга мөмкин булуы турында күбрәк белергә тәкъдим итәбез.
Мәсәлән, «Яшь гаилә» социаль ипотека программасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә безнең республика территориясендә яшәүче яшь гаиләләрнең барлык категорияләре дә катнаша ала икәнен белә идегезме? Юк икән, хәзер беләсез инде!
Кем катнаша ала соң?
Ир белән хатынның яше 18 дән 35 яшькә кадәрге рәсми теркәлгән гаиләләр (яисә ир белән хатынның берсе булса да 36 яшьтән яшьрәк),
гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип санала (бер кешегә 18 м² тан да ким),
мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында яшәп, монда эшләсә.
Әлеге программа кызыксындырдымы? Ул вакытта сезгә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Нурлат ш., Совет ур., 117 й., 20 каб., белешмә өчен телефон: 3-19-19