Нурлат гимназиясендә тантаналы рәвештә шахмат зонасын ачтылар

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген шәһәр гимназиясендә шахмат зонасы ачылу тантанасы булды. Бу уңайдан гимназиячеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Алмаз Әхмәтшин килде. Ул әлеге интеллектуаль уенның мөһимлеген ассызыклады.

"Без барыбыз да шахмат уенының логиканы үстерүен, балаларга үз гамәлләрен алдан уйларга ярдәм итүен яхшы беләбез. Хәзер белем бирү программасында бу уен дәрестән тыш эшчәнлеккә кертелгән. Һәм ул чыннан да, балаларның белем алуда уңышларын яхшыртуга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович, гимназистларга мөрәҗәгать итеп, һәм шахмат сәгатен бүләк итте.

Гимназия коллективы һәм укучылары әлеге чарага бик җентекләп әзерләнгәннәр: хореография коллективының бию композициясе, балаларның чыгышлары – болар барысы да мөхтәрәм кунаклар йөзендә елмаю уятты. Сүз уңаеннан, алар да буш кул белән килмәгән: шәһәр Советы депутаты Гүзәл Әһлиуллина шахмат комплектлары бүләк итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шахмат зонасы ачылуны гимназия укучылары аеруча түземсезлек белән көтте. Алар арасында шахмат буенча төрле ярышларда призлы урыннар яулаучылар да бар. Ә технология укытучысы Фәниз Гаязов менә берничә ел инде түгәрәктә балалар белән бергә агачтан шахмат җыелмалары да, уен өчен өстәлләр дә ясыйлар. Педагогның бу юнәлештәге эшен район башлыгы Алмаз Әхмәтшин югары бәяләде.
Чарада катнашучыларга "шахмат" киемнәрен күрсәтү дә күңелләргә хуш килде. Гимназия укытучысы Наталия Кутузова җитәкчелегендә кул эшләре белән шөгыльләнүче гимназия укучылары, чарага махсус, шахмат фигуралары кебек, каралы-аклы тонда кием коллекциясен әзерләгәннәр.

Мәктәпләрдә шахмат зоналарын җиһазлау «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International