Нурлатлыларны ял көннәрендә түләүсез вакцинациягә чакыралар

2021 елның 30 апреле, җомга

Шәһәр һәм район халкын Нурлат район сырхауханәсенә  08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр 1-10 май ял көннәрендә, COVID – 19 авыруына каршы Спутник V (ГАМ-Ковид-Вак) вакцинасы белән түләүсез вакцинация ясарга чакыралар.

Вакцинацияне ничек ясатырга:

вакцинация алдыннан 222 нче кабинетта сырхауханәнең табиб-терапевты тикшерү – карау уздыра;

өлкәннәр өчен 221нче номерлы прививка кабинеты;

үзең белән паспорт, полис һәм амбулатор картаны алып керергә.

Прививка түбәндәге шартлар үтәлгәндә  ясала:

18 яшь тулган булса;

Соңгы 6 ай эчендә COVID-19 авыруы белән авырмаган булсагыз;

ОРВИ белән 14 көн эчендә авырмаган булсагыз (вакцинация вакытына);

Шәхси авыру тарихында көчле аллергик реакцияләр булмаса;

Авырлы булмасагыз һәм бала имезмәсәгез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International