Кичә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә яшь мөслимәләр өчен ифтар мәҗлесе узды.
Анда ислам нигезләрен өйрәнүче һәм белем бирү үзәге каршындагы татар теле курсларында шөгыльләнүче балалар катнашты.
Ифтар башланыр алдыннан алар өчен тематик дәрес үткәрелде, анда район мөхтәсибенең уку мәсьәләләре буенча урынбасары Земфира Мортазина Рамазан ае, мөселманнарның изге бурычлары турында сөйләде. Кызлар Коръән сүрәләрен укуда осталыкларын күрсәтте.