Нурлат автовокзалы кассирлары пассажирларны пилоткалардан каршы ала

2021 елның 30 апреле, җомга

Бу көннәрдә Нурлат автовокзалы пассажирларын аның хезмәткәрләре "Җиңү көне белән!" дип язылган пилоткалардан һәм георгий тасмалары тагып каршы ала.

Бу-Нурлат АТПсының Җиңү көненә багышланган хәтер акцияләренең берсе.

-Без ел саен Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга һәм якташларыбызга – тыл хезмәтчәннәренә, аларның батырлыкларына хөрмәт күрсәтү өчен төрле чаралар оештырабыз, – диде Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов. – Әйтик, тиздән автовокзалны флаглар белән бизәячәкбез, автобусларда сугыш һәм тыл ветераннарына ихлас теләкләр язылган баннерлар урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International