Нурлат районы халык дружиначылары штабында - яңа җитәкче

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов ирекле халык дружинасы эшчәнлеген яңарту буенча киңәшмә үткәрде. Аның эшчәнлеге коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә туктатылган иде.

- Көннәр җылыта башлау белән кешеләр күбрәк вакытларын урамда үткәрә башладылар, кичләрен скверларга, паркларга, үзәк мәйданга чыгалар. Безнең шәһәрдә җәмәгать урыннары күп, анда ял итәргә һәм гаилә, балалар, дуслар белән вакыт үткәрергә була. Халыкның тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен без алга таба да полициягә ярдәм күрсәтүче, урамнарга патрульлек итүче халык дружинникларын, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарга җәлеп итәчәкбез, – дип билгеләде Линар Нурисламович.

Ул Нурлат районында ДНД штабының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу вазыйфага район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов билгеләнде.

Киңәшмә барышында җаваплы затлар алдында бурычлар билгеләнде. Районның оешма-предприятиеләреннән, авыл җирлекләреннән патрульлек итү маршрутларын, кизү тору графигын эшләү, дружиначылар исемлекләрен актуальләштерү буенча эш башкару кирәк булачак. Шулай ук идарәче компанияләр һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр коллективларын да җәлеп итәргә карар кылынды.

-Бу да ишегалларының иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Әлеге оешмалар җитәкчеләре үз территорияләрендәге хәлләр турында белеп торырга тиеш, - диде Линар Маняпов.

Очрашу нәтиҗәсендә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары катнашында киңәйтелгән утырыш уздыру турында уртак карар кабул ителде. Ул 11 майга билгеләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International