Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Нурлатта Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлап үткәрелгән Халыкара тарихи диктантта укучылар, укытучылар, яшь армиячеләр генә түгел, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнашты.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Җиңү диктанты» дигән масштаблы мәгариф чарасында катнашырга теләгән һәркемгә матур үрнәк күрсәтте.

Диктант алдыннан ул күпмилләтле илебезнең тарихи хәтерен саклауның мөһимлеген искә төшерде һәм катнашучыларга барлык биремнәрне дә уңышлы үтәргә дигән теләк теләде. Диктант үз эченә 25әр сораудан торган ике вариант ала. Аларга җавап бирү вакыты-45 минут.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин акциядә катнашучылар арасында беренчеләрдән булып тестны эшләүне тәмамлады. Нәтиҗәләрне акциянең рәсми сайтында белергә мөмкин.

Безнең районда тарихи диктант үткәрү өчен ике мәйданчык теркәлде. Шуларның берсе шәһәрнең 3нче мәктәбендә, икенчесе Мамык мәктәбендә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International