Бүген иртән Нурлат автоинспекторлары «Тоннель»профилактик чарасы үткәрделәр. Совет урамында транспорт агымын тикшерүгә 5 юл-патруль хезмәте экипажы чыккан, аларга полициянең участок уполномоченныйлары да ярдәмгә килгән.
Бу юлы хокук сакчылары юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга һәм булдырмауга, аерым алганда автобус һәм такси белән пассажирлар йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга аерым игътибар бирделәр. Рейд барышында берничә автобус йөртүче ачыкланды, аларның техник торышына хокук сакчыларының сораулары килеп чыкты. Кагыйдәләрне бозуның барлык очраклары буенча административ материаллар төзелде. Шулай ук иминият полисы булмау, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү, балаларны махсус кәнәфисез йөртү, артык кара «тонировка» һ.б. кебек хокук бозуларга чик куелды, «Тоннель» барышында барлыгы 12 беркетмә төзелде.
«Барлык машина йөртүчеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Нурлат районы юлларында йөрү хәрәкәтнең барлык катнашучыларына да куркынычсыз булсын өчен мондый чараларны һәм рейдларны без даими уздырабыз, ", - дип ассызыклады Нурлат районының баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.