Чулпан авыл җирлеге башлыгы авылдашларын район газетасына яздырды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль берәмлегендә район һәм шәһәр халкының төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре тарафыннан “Дуслык” (“Дружба”,“Туслах”) район газетасына яздыру акциясе дәвам итә.

Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, беренчеләрдән булып, традицияне дәвам итте һәм нурлатлыларга милли телләрдә район газетасын яздырып бълщк итте.

Шушы көннәрдә бу акциягә Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов та кушылды.  Ул «Дуслык» район газетасын сугыш ветераны Каим Сәмигуллинга туган телдә алу мөмкинлеген бүләк итте. Район газетасына авыл пенсионеры Валентина Тафеевага район газетасын рус телендә яздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International