Иртәгә, 29 апрельдә, Нурлатта «Тоннель» профилактик чарасы узачак.
Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, аерым алганда, автобуслар һәм таксиларда пассажирлар йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, максатында узачак.
Район автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртә.