Бу көннәрдә «Спорт» паркында эшмәкәр Блиновлар күпьеллык чәчәк, декоратив куаклар һәм агачлар утыртуга керештеләр.
Узган ел без биредә 14 мең кв.м мәйданда газон чәчтек, хәзер әлеге эш дәвамында 460 төп күпьеллык чәчәк, 300 куак һәм 80 төп агач утыртачакбыз", – диде Николай Блинов.
Шәһәргә килгәндә исә, Николай Блинов сүзләренә караганда, урамнарны, аллея һәм паркларны яшелләндерү тиздән, нигездә, көннәр җылытканнан соң башланачак.
«Шәһәрдә берьеллык 100 мең данә берьеллык һәм 2 мең данә ампель чәчәкләре утыртырга планлаштырабыз. Чәчәкләрнең кайбер өлешен 100ләп кашпога утырттык, алар теплицада үз сәгатьләрен көтә», – дип уртаклашты Николай Блинов.