Бүген шәһәрнең 4 һәм 9 номерлы мәктәпләренең, шулай ук Фома урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары, автомобиль юллары идарәсендә экскурсиядә булдылар.
Нурлат юлчылары белән очрашу һөнәри юнәлеш бирү максатында оештырылдыды. Мәгариф идарәсенең өлкән методисты Алена Белова билгеләп үткәнчә, районда һөнәри юнәлеш бирү эше тиешле дәрәҗәдә алып барыла, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары белән мондый очрашулар якын арада да планлаштырылган.
Ачык ишекләр көне мәктәпне тәмамлаучылар предприятие эшчәнлеге, эш процессы белән танышсын өчен үткәрелә. Бу аларга алга таба дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәчәк, ә иң мөһиме, югары белем алганнан соң туган районыбызга кайтыр өчен этәргеч булачак.
«Хәзер мин 10 нчы сыйныфта укыйм һәм киләчәк һөнәрне сайлау юлында басып торам. Бу очрашу минем өчен яхшы ярдәм булды, юлларның ничек төзелүен, аларның кышкы һәм җәйге хезмәт күрсәтүләренең ничек узуын күрдек. Экскурсия миңа бик ошады", – дип уртаклашты безнең белән Фома мәктәбе укучысы Рәсим Хисмәтов.
Балалар техниканы кызыксынып карадылар, юлчыларның үз эшләре турында сөйләүләрен тыңладылар, лабораториядә булдылар, шулай ук аларга юл өслеген ремонтлауга әзерләүнең ничек баруын күрсәттеләр.
"Юл тармагы бер урында гына тормый, елдан-ел яңалыклар арта бара. "Квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү безнең өчен бик мөһим мәсьәлә. Бу максат белән без укучыларны безнең һөнәр белән кызыксындыру өчен Ачык ишекләр көне оештырдык,», - дип билгеләп үтте идарә башлыгы Рәфис Сафиуллин.