Нурлатның мәктәпкәчә белем учреждениесенә йөрүче «ЭКОЯЗ-2021» конкурсында җиңүче булды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казанда «ЭКОяз-2021»республика акциясендә җиңүчеләрне тәбрикләү булып узды.

"Эко талантлар" номинациясендә җиңүчеләр арасында «Камыр Батыр» балалар бакчасында тәрбияләнүче Дарья Чернова да бар иде. Жюри хөкеменә ул Михаил Садовскийның «Песнәк белән сөйләшү» шигырен тәкъдим итте.

Җиңүче Дипломын ул Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кулыннан алды, бигрәк тә кыз спорт велосипедына шатланды. Конкурста катнашу өчен Дарьяны әнисе Ольга Михайловна һәм тәрбияче Людмила Данилова әзерләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International