Бу-республиканың барлык районнары арасында иң югары күрсәткеч.
Нурлат районының «Нурлат сөте» хуҗалыгының барлык өч бүлекчәсендә дә чәчү эшләре кызу бара. Биредә арпа чәчүне төгәлләделәр, бүген инде язгы бодай чәчүгә керештеләр. Бер үк вакытта борчак һәм көнбагыш басуларында да эшләр бара. Хуҗалыкның баш агрономы Минханиф Җамалов билгеләп үткәнчә, эш оешкан төстә бара, ә һава торышының салкынча торуы аграрийларга ярдәм генә итә.
Бүген хуҗалыкның Югары Нурлат бүлекчәсендә чәчү эшләренең барышы белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин та танышты. Ул җитәкчеләр, хуҗалык белгечләре белән аралашты һәм һәр һава торышын рациональ файдаланырга чакырды.
Гомумән алганда, район буенча быел язгы чәчү мәйданы 43 мең гектардан артык тәшкил итә.