Нурлатта депутатлар корпусына лаеклы алмаш үсә

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә Россия парламентаризмы көнендә узган очрашу Нурлатта депутат корпусына лаеклы алмаш булуның ачык дәлиле булды.

Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен яшь сәясәтчеләр сыйфатында сынап карадылар һәм мәктәпнең фикер алышу мәйданчыгында район башлыгы Алмаз Әхмәтшинга мөһим темаларга коллектив проектлар тәкъдим иттеләр.

"Әгәр мин Нурлат муниципаль районы Советы депутаты булсам,…» Шундый сүзләрдән башлап, командалар вәкилләре иң актуаль проблемаларны күтәреп, социаль челтәрләрдә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү һәм үз күзәтүләре мисалында дәлилләр китерде.

Хайваннар өчен приют булдыру мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады. Алмаз Сәлимович проектларның һәркайсына җентекләп тукталды, аларда күтәрелгән сорауларга җавап бирде һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде.

Гомумән алганда, яшь буынның җирле хакимиятнең вәкиллекле органнарына нинди җаваплылык йөкләнүен, халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен районга инвестицияләр җәлеп итү өчен күпме көч таләп ителүен аңлау төшенчәсе бар.

Барысы да сезнең кулларда, – дип ассызыклады Алмаз Сәлимович, җентекле сөйләшүгә йомгак ясап. Ул булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм күңел кушуы буенча һөнәр сайлауларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International