Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2021 елның 27 апрелендә кичке 6дан алып 28 апрельдә кичке 6га кадәр аязучан болытлы һава. Бераз явым-төшем, нигездә, яңгыр, урыны белән юеш кар.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, иртән һәм көндез 15-20 метрга кадәр тизлектә җил.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+2˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+11˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International