Вера Александровна үзенең хезмәт эшчәнлеген 1950 елда Якушкино мәктәбен тәмамлаганнан соң пионервожатый булып башлый. Каравыл Тавында яшәүче тыл хезмәтчәне, педагогик хезмәт ветераны Вера Александровна Сидорованы Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы исеменнән Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров котлады. Ул юбилярга бәйрәм букеты һәм истәлекле бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды.
Вера Александровна үзенең хезмәт эшчәнлеген 1950 елда Якушкино мәктәбен тәмамлаганнан соң пионервожатый булып башлый. 1953 елдан 1976 елга кадәр Каравыл Тавы мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли. 1976 елдан башлап хезмәт эшчәнлеген Нурлат шәһәрендә авыл яшьләренең кичке мәктәбе директоры булып дәвам итә. 1983 елдан ул лаеклы ялда һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.
«Мин мондый зур дәрәҗәдә тәбрикләү булыр дип көтмәгән идем. Игътибарыгыз, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Котларга килүләрен әйткәч, дулкынландым, иртәнге 4тән кунакларны көтә башладым", - ди юбиляр йөзендәге елмаю белән.
Ире Виктор Петрович белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Вера Александровна 5 оныгы, 3 оныкчыгы уңышларына куанып яши.