"Нурлат-информ" нурлатлыларны җиңел атлетика эстафетасында катнашырга чакыра

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Спорт эстафетасы район «Дуслык» («Дружба», «Туслăх») газетасының 90 еллыгына багышлана.

Җиңел атлетика эстафетасы 1 май көнне Г.Хөсәенов исемендәге спорт паркында шәһәр стадионында узачак. Ул 10.30 сәгатьтә башлана, ә катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.

Ярышларда катнашырга район предприятиеләре, оешмалары, һәм учреждениеләре җыелма командалары чакырыла, команда составы 6 кешедән (3 ир-ат + 3 хатын-кыз) торырга тиеш.

Катнашу өчен гаризалар теркәлү көнендә бирелә. Анда сезнең исемегезне (тулысынча), туган көнегезне һәм урынын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛСны, өй адресыгызны күрсәтергә кирәк.

Традиция буенча эстафетада җиңүчеләр күчмә кубок алачак, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән һәм "Нурлат-информ" АҖ филиалыннан медальләр, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Ярышлар призерлары шулай ук медальләр, грамоталар һәм бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International