Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУннән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 26 апрелендә кичке 6дан алып 27 апрельдә кичке 6га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба юнәлеше үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+1˚. Көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.