Нурлатта радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген Россиядә радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясендә авария булган.

Нурлат районы территориясендә бүгенге көндә Чернобыль фаҗигасе, "Маяк" җитештерү берләшмәсендә авария, Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары аркасында зыян күргән, аеруча куркыныч янау бүлекчәләр ветераннары һәм аларның тол хатыннары - 33 кеше яши. Бу көнне район җитәкчелеге аларны игътибарсыз калдырмады. Аларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International