«Татарстанның Чуваш чибәре-2021» традицион матурлык һәм талантлар конкурсы финалында Нурлат районы вәкиле Анастасия Павлова призлы 3 нче урынны яулады.
Конкурсның төп призы өчен Казан Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 12 катнашучы көрәште. Барысы да уникаль титулларга ия булдылар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.