Бүген, Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан, Югары Нурлат микрорайонында бөек әдәбият эшлеклесенә куелган бюст-һәйкәл янында тантаналы чара узды. Бюст урнашкан мәдәният йорты янына микрорайон халкы, мәктәп укучылары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре иртәдәгн үк килә башлады. Бирегә шулай ук мөхтәрәм кунаклар – җирле авторлар Сәкинә Хәйруллина, Фәүзия Мөхәммәтова, Илдус Диндаров, Әлфия Төхвәтуллина чакырылган иде.
Традиция буенча бюстка чәчәкләр салу булды. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин барлык җыелучыларны сәламләде һәм бәйрәм белән котлады. Шагыйрьнең туган көне Туган тел бәйрәме буларак та билгеләп үтелә бит. "Без, Тукай оныклары, аның иҗади мирасы белән горурланабыз, – диде Алмаз Сәлимович. – Без иң бай, матур, тарихи телләрнең берсендә сөйләшәбез, һәм монда Габдулла Тукайның өлеше зур. Тукай теленнән безнең милләтебезне берләштерүче әдәби тел башлана. Моның өчен без аңа рәхмәтлебез һәм нәкъ менә шул сәбәпле 26 апрельдә милләтебез, туган телебез бәйрәме буларак та билгеләп үтелә. Бу бигрәк тә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында әһәмиятле. Узган чорда бу уңайдан районда 646 чара үткәрелгән, шуларның 246сы Габдулла Тукайга багышланган иде. Һәм бу әле башы гына. Безнең бурыч-киләсе буыннар өчен туган телне саклап калу". Алмаз Әхмәтшин туган телне һәм мәдәниятне саклап калуга, үстерүгә керткән өлешләре өчен Сәкина Хәйруллина, Фәүзия Мөхәммәтова, Илдус Диндаровка, Әлфия Төхвәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук шәһәр гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Илназ Вәлиәхмәтов, 4нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Әдилә Шәймәрданова һәм Миләүшә Рәхимова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Чара Мәдәният йортында дәвам итте. Биредә микрорайон үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады: шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, әкиятләрдән һәм балалар әсәрләреннән инсценировкалар күрсәттеләр.