Нурлат үзгәрә: йортлар-капиталь ремонт кичерә, ә ишегаллары төзекләндерүне көтә

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

Завод тыкрыгы, 5нче номерлы йорт-бу көннәрдә зур темплар белән реконструкция бара торган тагын бер адрес. Подрядчы оешма йортны капиталь ремонтлый, ә халык ишегалды территориясен төзекләндерү өчен әзерли – әлеге территория «Безнең ишегалды» программасына кергән.

Бу хакта безгә йортта күптәннән гомер итүче  Галия Нәфыйгова сөйләде. Шикәрчеләр микрорайоныннан шулкадәр юл үтеп ул безнең янга йорт, ишегалды территориясен, гомумән шәһәрне матур итеп үзгәртеп кору турында фикерләре  белән бүлешер өчен килде.

Безнең ишегалды гына түгел, бөтен Нурлат үзгәрә, - дип горурланып сөйли әңгәмәдәшебез. Брусчаткадан тротуарлар, яңа учреждениеләрнең заманча биналары, парклар, скверлар, юллар, функциональ зоналар, баганаларда утлар - боларның барысын да шәһәр халкы сизеп тора икән. Димәк, безнең шәһәргә яңа программалар юкка гына килми. Боларның барысын да бәяләргә кеше бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International