Нурлатта техникум студентлары һәм «Сугышчан туганлык» вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

«Грани» мәдәни-ял үзәге һәм Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәсе «Сугышчан туганлык»дип исемләнгән уртак чаралар циклы дәвам итә.

Шушы көннәрдә «Грани» үзәгендә Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Десантчылар берлеге, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының «Сугышчан туганлык» Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат район бүлеге җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм аграр техникум студентлары катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International